Эшлекле очрашу
Бүген «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналлары редакциясе хезмәткәрләре Казан шәһәренең 372 нче балалар бакчасында методик берләшмәдә очрашуда булды. Киров һәм Мәскәү районының татар теле тәрбиячеләрен...
Бүген «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналлары редакциясе хезмәткәрләре Казан шәһәренең 372 нче балалар бакчасында методик берләшмәдә очрашуда булды. Киров һәм Мәскәү районының татар теле тәрбиячеләрен берләштергән очрашу бик үзенчәлекле узды.
Тәрбияче кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз: ул – шагыйрь дә, рәссам дә, биюче дә. Алар бу гыйбарә белән килешәдер дип уйлыйм. «Салават күпере»нең һәр бите, һәр сәхифәсе тәрбиячеләр өчен бик әйбәт «шпаргалка». Буягыч, дидактик уеннар, табышмаклар, әкиятләр, сканвордлар, фишкалы уеннар – болар бар да «Салават күпере» журналында. Менә дигән әзер материал, рәхәтләнеп куллан гына. Тәрбиячеләребезне, татар теле белгечләрен өйрәтәсе юк икән. Алар күптән инде журналны кулланма-ярдәмчел әсбап буларак файдалана. Без моңа бик сөендек. Бүгенге эшлекле очрашу, җанлы сөйләшү дә эссез югалмас дип инанып калабыз. Очрашуда тәрбиячеләр үзләрен борчыган бик күп сорауларга җавап алдылар. Яшь белгечләргә «Салават күпере» журналының сәхифәләре белән якыннан танышу, һәрберсенә тукталып китү, аеруча әһәмияткә ия булды. Октябрь санында журналда булачак яңалык белән дә кызыксындылар, үзләренең фикерләрен, теләкләрен дә житкерделәр.
Тәрбиячеләр Сәйяр республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә дә бик теләп катнашалар икән. «Сәхнә» журналында басылып килгән мастер-классларның файдалы, кирәкле булуын ассызыклап үттеләр. Күп кенә тәрбиячеләр «Мәктәп сәхнәсе» конкурсында да катнашуын җиткерде. Һәрберегезгә уңышлар юлдаш булсын!
Тәрбияче эшендә бернинди дә вак-төяк нәрсә юк, эшләгән эш, һәр караш, һәр сүз тирән мәгънәгә ия. Ни чәчсәң – шуны урырсың, ди бит халык. Хөрмәтле, тәрбиячеләр, татар теле укытучылары! Мактаулы, әмма авыр эшегездә уңышлар сезгә! Һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белеп зур тырышлык һәм эчке тоемлау белән эшегезне яратып башкарасыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек, иминлек телибез! Алга таба да бергә-бергә хезмәттәшлек итәргә язсын!
Бүгенге очрашуны оештырган методик берләшмә җитәкчесе Эльмира Фаридовнага аеруча рәхмәтебезне җиткерәбез!
Фото һәм язманың авторы: Г.Ярмиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк