Логотип
Хәбәрләр

Европа театры Казанга "АЛТЫН БИТЛЕК" лауреат-спектаклен алып килә

2018 елның 16 һәм 17 ноябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Малый академия драма театрының (Европа театры) (Санкт-Петербург ш.) гастрольләре үтә. Төньяк Башкала театры Ка...

2018 елның 16 һәм 17 ноябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Малый академия драма театрының (Европа театры) (Санкт-Петербург ш.) гастрольләре үтә. Төньяк Башкала театры Казанда беренче тапкыр Лев Додин куелышындагы Василий Гроссман романы буенча "Жизнь и судьба" ("Тормыш һәм язмыш") спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль "Алтын битлек" һәм "Алтын софит" театраль премияләре лауреаты. Соңгы тапкыр театр Казанга 2011 елда Төрки халыкларының "Нәүрүз" Халыкара театр фестиваленә "Өч сеңел" спектакле белән килгән иде.

16 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә һәм 17 ноябрьдә 18.00, В.Гроссман романы буенча «Жизнь и судьба» ("Тормыш һәм язмыш") спектакле, режиссеры - Л.Додин. «Жизнь и судьба» ("Тормыш һәм язмыш") - ХХ йөз рус әдәбиятенең иң яхшы романнарыннан берсе. 1943 ел. Гитлер Германиясе һәм Сталин Россиясе сугышка керә. Ниһаять атом бомбасы ясау серләренә төшенә башлаган танылган галим, физик, академик Виктор Павлович Штрум эвакуациядән Мәскәүгә кайта. Ул - еврей, һәм үзе эшләгән институт җитәкчелеге бу хакта аның гел исенә төшереп тора. Холокост фронтның икенче ягында гына бар кебек тоелса да, милләтчелек Сталин системасының рәсми булмаган нигезенә әверелә. Кысырыклауга дучар булып, институттан куылган физик коточкыч дилемма алдында кала: дөреслеккә, фәнгә, үзеңә тугры калып үләргәме, әллә эшләмәгән гөнаһ-ялгышларыңны таныргамы? СССРга атом бомбасы кирәк - шушы ихтыяҗ галимне коткара да. Сталинның шәхсән үзе шалтыратуы аны тормышка кайтара, өмет, уңыш һәм танылу китерә. Галим шатлана - системаның гаделлегенә янәдән ышана; ул үзенең инде беркайчан да кайтарып булмаячак бөтен туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен онытырга әзер була. Тормыш дәвам итә!
Тик тиздән академик янә сайлау алдында кала. Шәхси индивидуальлеген югалту, үз-үзенә тугры булып кала алмау трагедиясы аны сындыра...

Спектакль ФРАНЦИЯ АВСТРАЛИЯ, ИТАЛИЯ, ИЗРАИЛЬ АКШ, РУМЫНИЯ, ХОРВАТИЯ, ГЕРМАНИЯ ҺӘМ ПОЛЬШАДА УЙНАЛГАН.

 

 

Чыганак һәм фото: kamalteatr.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк