Фәнис Җиһанша рус телендә уйный башлый
Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша рус телендә уйный башлаячак. Үзенең «Театр на Булаке» театры спектаклендә катнашачагы турында «Татар-информ» хәбәрчесенә актер үзе хәбәр итте. «Театр на...
Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша рус телендә уйный башлаячак. Үзенең «Театр на Булаке» театры спектаклендә катнашачагы турында «Татар-информ» хәбәрчесенә актер үзе хәбәр итте.
«Театр на Булаке» театры үз репертуарында уңышлы барган әсәрләренең берсен яңадан сәхнәгә кайтара – Э.Э.Шмиттның «Мсье Ибрагим» трагикомедиясен яңартып чыгара. 28 сентябрь көнне театрда премьера. Ибраһим ролендә Камал театрыннан чакырылган артист Фәнис Җиһанша уйнаячак. Спектакльне Искәндәр Нуриҗанов чыгара һәм үзе үк уйный да.
Рус телендә уйнарга алыну сәбәбен Фәнис Җиһанша пьесаны бик яратуы һәм бик чакырулары белән аңлата. «Аларның бу рольдә уйнаган актерлары киткән. Бу рольдә сезне генә күрәбез дип тәкъдим белән чыккач баш тарта алмадым инде», - ди актер.
Камал театры актеры Фәнис Җиһаншаның театрдагы төп рольләренең берсе – Хуҗа Насретдин образы.
Фото: Рамил Гали/архив
Автор: Рузилә Мөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк