Фәнис Җиһанша: «Татар теле бетә дип әйтүчеләр белән килешмим»
Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының алдынгы артисты Фәнис Җиһанша үзенең Инстаграм челтәрендәге шәхси аккаунтында үзе биргән интервьюдан өзек тәкъдим итте. Биредә бүгенг...
Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының алдынгы артисты Фәнис Җиһанша үзенең Инстаграм челтәрендәге шәхси аккаунтында үзе биргән интервьюдан өзек тәкъдим итте. Биредә бүгенге көннең шактый катлаулы, ләкин бик актуаль мәсьәләсе кузгатылган. Туган телне саклау хакында болай дип фикер йөртә артист:
– «Татар теле бетә дип әйтүчеләр белән килешмим. Гаиләдә туган телгә хөрмәт тәрбияләнмәгәнгә, балалар кечкенәдән туган телдә сөйләшмәгәнгә дәүләт гаепле түгел.
Дәүләтнең төп максаты, беренче чиратта, – кешеләргә яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру. Ә телне саклап калуны дәүләт җилкәсенә генә йөкләп калдыру – зур хата булыр иде, минемчә. Барысы да гаиләдән башлана. Әгәр ата-аналар кечкенәдән үз балалары белән туган телдә сөйләшсә, телгә карата хөрмәт тәрбияләсә һәм балалар шушындый татар мохитендә тәрбияләнсә – телебез яшәячәк. Мондый мисаллар җитәрлек».
Фото – җырчының шәхси аккаунтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк