Фәрит Мөхәммәтшин: Ислам дөньясын Россия белән якынайтуда Татарстан бөек миссия башкара
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Ислам дөньясын күпмилләтле Россия белән якынайтуда Татарстан бөек миссия башкара. Бу хакта бүген Казан федераль универститетында студентлар белән очр...
(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Ислам дөньясын күпмилләтле Россия белән якынайтуда Татарстан бөек миссия башкара. Бу хакта бүген Казан федераль универститетында студентлар белән очрашуда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү институтында Ислам хезмәттәшлеге оешмасының генераль секретаре Юсеф Аль-Осеймин студентлар белән очрашты. Чарада республика парламенты башлыгы да катнашты.
“Тормыш үзе безгә ислам дөньясы белән якынаерга этәргеч бирә. Бүген Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши. Без бер-беребезгә якынайдык, һәм безгә хезмәттәшлек итәргә кирәклеген, якынаю өчен нокталар табарга кирәклеген аңлау, үз нәтиҗәләрен бирә. Татарстан - Россиядә үзенчәлекле миссиягә ия булган республика. Бездә яшәүче барлык халыкның 54 проценты – мөселман, икенче өлеше – православие дине вәкилләре. Төрле диндәге, мәдәнияттәге, телдәге кешеләргә уңай мөнәсәбәт булдыру миссиясе безнең республикада эшләнелә. 10нчы KazanSummit моның мөмкин икәнен раслады. Бу бөек миссияне без намус белән башкарабыз”, - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул, “Хәләл” проекты аркылы ислам хезмәттәшлеген оештыру мөмкинлеген ачтым”, дип билгеләп үтте. “Без барыбыз да хәләлнең мөселман ризыгы икәнен аңладык. ОИС генераль секретаре безнең өчен хәләлне яшәү рәвешендә, сәламәт ризыкта, гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрдә, спортта ачты. Һәм бүген бу программа күпләрнең йөрәген яулый, хәтта мөселман динендә булмаганнарның да. Бу дини проект түгел. Мин хәзер әлеге традицияләрне саклаучы бу оешмага тагын да хөрмәт белән карый башладым. Яңа традицияләрне йөртүче буларак, шул исәптән, ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрдә дә, Татарстан зур Россия өчен бөек миссиясен башкара”, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк