Фәрит Мөхәммәтшин яшьләр белән тәрбия эшләре алып барырга өндәде
Парламент башлыгы Татарстан халкының күпмилләтле хәрәкәтен консолидацияләү буенча Дуслык йортларының эшен көчәйтергә кирәклеген дә әйтте. Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яшьләр...
Парламент башлыгы Татарстан халкының күпмилләтле хәрәкәтен консолидацияләү буенча Дуслык йортларының эшен көчәйтергә кирәклеген дә әйтте.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яшьләр белән тәрбия эшләре алып барырга өндәде. Бу турыда Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Кукмарада Татарстанның Халыклар ассамблеясы советының һәм Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара мәсьәләләр буенча ведомствоара эшче төркеменең күчмә утырышы булды. Утырышны Ассамблея Советы Җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.
Утырыш алдыннан, Фәрит Мөхәммәтшин соңгы вакытта республикада уздырылган, милләтара тематикага кагылышлы төп чаралар турында сөйләде. Ул шулай ук, яңа дәүләт миграция сәясәте концепциясен эшләү ахырына якынлашып килүен белдерде. Әлеге сәясәт кешеләрне ватаннарына кире кайтару өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.
Моннан тыш, Дәүләт Советы Рәисе агымдагы елның ахырына Казан Изге Ана иконасы соборында төзелеш эшләрен төгәлләү планлаштырылганы турында да сөйләде.
Республиканың һәр муниципаль берәмлегендә булдырылган Дуслык йортларының роленә күчеп, парламент башлыгы Татарстан халкының күпмилләтле хәрәкәтен консолидацияләү буенча аларның эшен көчәйтергә өндәде. Ул Дуслык йортлары, милли-мәдәни автономия җитәкчеләренең игътибарын, дәүләт һәм муниципаль берәмлек хакимиятләре органнары, фәнни-мәгариф оешмалары һәм хокук саклау структуралары белән тыгыз бәйләнешнең мөһимлегенә юнәлтте.
“Хәзер милли-мәдәни оешмаларның эшчәнлегенә ярдәм итәргә кирәклеген барлык район башлыклары да аңлый. Мин инде Ассамблеяның башкарма комитеты җитәкчесеннән, теге яки бу район башлыгының аны кабул итмәве турында шикаятьләр ишетмим. Ләкин җитешсезлекләр бар”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Фәрит Мөхәммәтшин республика форумнары, милләтара мәсьәләләр буенча республика районнарында уздырылган чараларның формасына уңай бәя бирде һәм бу практиканы дәвам итәргә тәкъдим итте. Утырышта яшьләр арасындагы протест рухына бәйле борчылу да телгә алынды. Фәрит Мөхәммәтшин республика ведомстволарын яшьләр белән тәрбия эшләре алып барырга өндәде. Бигрәк тә Татарстанның яңарак кына барлыкка килгән Яшьләр эшләре буенча министрлыгына, диде ул.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/12/171436/
Фото: gossov.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк