Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Россия матбугаты көне белән тәбрикләде
Бүген, 13 гыйнвар – Россия матбугаты көне. Шул уңайдан, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлау сүзләрен җиткерә. «Хөрмәтле журналистлар, газета һәм журнал редакцияләре хе...
Бүген, 13 гыйнвар – Россия матбугаты көне. Шул уңайдан, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлау сүзләрен җиткерә.
«Хөрмәтле журналистлар, газета һәм журнал редакцияләре хезмәткәрләре, полиграфистлар, ветераннар һәм бу күркәм һөнәрне әле генә үзләштерә башлаган яшь каләм әһелләре, шулай ук матбугат басмасын әзерләүчеләр, бастыручылар һәм таратучылар! Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
XXI гасырны яңа технологияләр алга киткән чор дип атарга мөмкин. Телевидение, радио, интернет-басмалар, гадәти вакытлы матбугат компьютер һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге яңа казанышлар белән көннән-көн күбрәк кораллана. Ләкин электрон коммуникация чаралары никадәр тирәнрәк үтеп кермәсен, журналист сүзе элеккечә әһәмияткә ия булып кала, аңа ихтыяҗ кимеми.
Безнең илдә журналистлар аеруча ихтирамга лаек, һәрвакыт “алгы сызыкта”, вакыйгаларның үзәгендә кайный. Җәмгыять сездән фактларны дөрес бәян итү белән беррәттән, яктыртылган вакыйгаларга карата тирән һәм гадел фикер дә көтә.
Беркемгә дә сер түгел, нәкъ менә массакүләм мәгълүмат чаралары күп очракта иҗтимагый фикер тудыра һәм рухи-әхлакый, сәяси юнәлеш бирә. Шуңа күрә сезнең иҗади осталыгыгыз, социаль җаваплы мөнәсәбәтегез һәм сәяси өлгергәнлек, толерантлык, гаделлек кебек сыйфатларыгыз эшегезнең асыл нигезен тәшкил итә.
Кадерле дуслар! Россия матбугаты көне белән котлап, Татарстан медиа-җәмәгатьчелегенә мөһим һәм кирәкле хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен юллыйм.
Сезнең һөнәри осталык, тугрылык һәм актив гражданлык позициясе киләчәктә дә журналистика үсешенә, Россия, Татарстан халыкларының милли матбугатын һәм мәдәниятен үстерүгә үз өлешен кертер дип ышанам. Сезгә яңадан-яңа иҗат уңышлары, күтәренке рух һәм исәнлек-саулык телим. Бәйрәм белән!» – диелә Фәрит Мөхәммәтшин котлавында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк