Фәрит Низамиев җырчы Чулпан Йосыповага өйләнә, Раяз Фасыйхов Ландыш Нигъмәтҗанова белән очрашып йөри – «Театраль солянка» дан репортаж
Халык күп җыелган, зал шыгрым. Гадәти концертка караганда, мондый шоу күпкә кызыграк. Бер сәхнәдә унбишләп җырчының чыгышын карап кайту, әлбәттә, бик күңелле булды. Хит җырлар, биюләр, цирк номерлары,...
Халык күп җыелган, зал шыгрым. Гадәти концертка караганда, мондый шоу күпкә кызыграк. Бер сәхнәдә унбишләп җырчының чыгышын карап кайту, әлбәттә, бик күңелле булды. Хит җырлар, биюләр, цирк номерлары, спектакль.
Театраль солянка проекты быел дүртенче спектаклен тәкъдим итә. Ләкин монысы аеруча уңышлы узды, чөнки билдән түбән мәзәкләр булмады. Гадәттә, җырлы-музыкаль комедияләр тозсыз һәм оятсыз сүзләрдән башка узмый иде. «Биш миллион биш йөз сум» мюзиклында тормышчан ситуацияләр белән беррәттән сәяси һәм социаль мәсьәләләр дә күтәрелде. Барысы да, билгеле, җыр һәм юмор белән үрелеп барды. Нигезенә көндәлек тормыш хәлләре салынган. Театраль солянканың сценаристы - «Татар радиосының» алып баручысы Рамил Шәрәфиев, режиссеры - Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова. Яшь булуына да карамастан, Рамил алтын урталыкны таба белгән. Нәтиҗәдә, залда утыручылар көлде дә, уйланып һәм бераз моңсуланып та алды.
Дәвамы...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк