Фатыйх Сибгатуллин Казан аэропортына исем бирү турында: Тукай изге җан бит ул
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибгатуллин «Казан» халыкара аэропортына исем бирүгә карата фикерен әйтте. «Булган кандидатлардан Тукай исемен куярга кирәк. Тукай изге җан бит инде ул»...
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибгатуллин «Казан» халыкара аэропортына исем бирүгә карата фикерен әйтте. «Булган кандидатлардан Тукай исемен куярга кирәк. Тукай изге җан бит инде ул».
Шунысын да билгеләп узарга кирәк: депутат, сайланган кандидатлардан бигрәк, Минтимер Шәймиев исемен аеруча хуп күрүен әйтте. «Мин, дөресен генә әйткәндә, Шәймиев яклы. Мин барган аэропортларда шулай. Америкага барып төшәсең – аэропортлары элекке президент исемендә. Парижда да шулай», – диде.
Ә өч кандидат – Г.Тукай, М.Җәлил һәм А.Туполев арасыннан Тукай исемен хуплавын белдерде. «Татарның патша заманында да, хәзер дә халыкта мәңгеләштерелгән кеше бу. Революциягә кадәр дә хөрмәтле кешебез булган. Яшьли үлеп китеп кенә харап булган. Бер яктан да кимчелеген табып булмый торган шундый шәхес. Татарны күрсәтә торган зыялы кеше», – диде.
«Бүтән кандидат дип, икеле-микеле фикерләр булырга да тиеш түгел. Татар булырга тиеш. Татарның акылы тау төшкәч диләр бит, башта ук бөтереп алырга иде бу мәсьәләне. Алайса, яңалыклардан күрсәтергә тотындылар. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, Мәскәүдән «Казан» аэропортына кандидатларны билгеләп утыралар...» – ди Ф.Сибгатуллин.
«Бездә бу мәсьәләдә игътибар җитеп бетмәде, дөресен әйтергә кирәк. Безнең татар турында чалт иткән сәясәт булмавы оят...Сабан туена Европа киеме киеп чыгабыз, ә татарның үз милли киеме бик матур бит. Барлык халыкларның үз милли киеме бар», – дип бу проблемага игътибар юнәлтте.
«Шундый кызыграк әйберләр бар инде ул – нишләтәсең. Соңгы Юлламада әйтте бит Президент – «татарлык буенча эш начар бара» диде. Башкортларда бүтәнчәрәк, анда бу юнәлештә көчлерәк эшлиләр», – ди депутат.
Аэропорт исеменә тавыш бирүне 30 ноябрьгә кадәр берничә ысул белән эшләргә мөмкин:
Моның өчен Вконтакте,Одноклассникисайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.
«ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәре аша.
8-800-707-93-17 номерына шалтыратып.
Очкыч бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Печән базары 2025"
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
15 сентября 2025 - 18:00
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
12 сентября 2025 - 11:25
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
10 сентября 2025 - 14:00
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
9 сентября 2025 - 15:00
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
7 сентября 2025 - 10:00
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
4 сентября 2025 - 16:00
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
1 сентября 2025 - 10:00
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
31 августа 2025 - 14:19
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк