Фидан Гафаров Әнвәр Нургалиевны мактап туя алмый
Әнвәр Нургалиев филармония концертлар залында Ләйлә Дәүләтованың «Адәм белән Һава» концертында чыгыш ясаган. Концерттан соң Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров белән сөйләшеп алганнар. Фидан Га...
Әнвәр Нургалиев филармония концертлар залында Ләйлә Дәүләтованың «Адәм белән Һава» концертында чыгыш ясаган. Концерттан соң Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров белән сөйләшеп алганнар. Фидан Гафаров Әнвәрнең Уфада булачак концерты турында әйтеп китте. 27 январьда булачак концертка бер билет та калмаган икән, барысы да сатылып беткән. Фидан Гафаров Әнвәр Нургалиевнең эшчәнлегенә соклана икән. Аңа алга таба да уңышлар тели, тукталып калмаска, һаман шулай эшләргә куша. «Эшләсәң үзеңә дә файда, күңелеңә дә, йөрәгеңә дә, халыкка да файда», ди ул. Ләйлә Дәүләтова «Кесәгә дә файда», дип өстәп куя.
Ә безнең халыкка Әнвәр Нургалиевнең башындагы бүреге кызыграк. Чөнки видеода ул бүреген салмаган, шуңа бәйләнәләр. Кемгә нәрсә инде, Әнвәр Нургалиев бәлки каушап калгандыр, бүреген салырга оныткандыр. Ә Фидан Гафаровка аның бүректән булуына барыбер дә кебек.
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк