Филүс Каһиров сәхнәдән китә!
«Мин арыдым... Мин китәм... Артык талантлы булу һәм татар эстрадасын үз җилкәңдә алып бару авыр…» Бу сүзләр белән Филүс Каһиров үзенең 2020 елгы концерт программасын башлап җибәрә. Татар эстрадасы кү...
«Мин арыдым... Мин китәм... Артык талантлы булу һәм татар эстрадасын үз җилкәңдә алып бару авыр…»
Бу сүзләр белән Филүс Каһиров үзенең 2020 елгы концерт программасын башлап җибәрә. Татар эстрадасы күгендә Филүс Каһиров йолдызы әле чагыштырмача күптән түгел кабынды. Бүгенге көндә артистның иҗади эшчәнлеген әле чәчәк аткан чоры, дип бәяләргә мөмкин. Нәрсә булган? Барысы да яхшы иде бит.
Бу яңалык белән тамашачыларының котын алган Филүскә Инстаграм тасмасында дистәләгән комментарий яңгырый: «Нәрсә булды? Күз дә тиядер, сезнең тавыш искитмәле, Илһам Шакировтан соң татар җырын матур, җиренә җиткереп җырлаган җырчы сез, сезгә исәнлек-саулык телибез, иҗади уңышлар», «Син алай халыкны безне китмә инде, халкың сине искиткеч ярата хөрмәт итә, син талант иясе, Илһам Шакиров кебек татар эстрадасының падишахы, әле тагын андыйлар булырмы икән – икеле...», Китмә син, китмә, үпкәләмә! Зарланма, зинһар, халыкны хафага салма инде! Сез бит юл башында гына әлегә! Хәерле сәфэр сезгә, халкыңа хезмттә!» һ.б.
Кыскасы, бу сүзләрнең дөресме-ялганмы икәнен тамашачылар артистның 2020 нче елгы яңа концертлар сезонында беләчәк. Әлегә бу сер булып кала.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @kagirov.filyus
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
Комментарий юк