Филармониянең Музыкаль-әдәби лекторие яңа сезонын ачты
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Музыкаль-әдәби лекторие яңа концерт сезонын Людмила Зыкинаның 90 еллыгына багышланган концерт белән ачты. Бу хакта Филармония лекторие җитәкчесе...
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Музыкаль-әдәби лекторие яңа концерт сезонын Людмила Зыкинаның 90 еллыгына багышланган концерт белән ачты. Бу хакта Филармония лекторие җитәкчесе Владимир Васильев хәбәр итә.
Концертның махсус кунагы – С.Г.Чаговец исемендәге Курск халык хоры. «Хорның бер солисты Ленар Әхмәтҗанов – Татарстан егете. Без аның очраклы гына танышкан идек. Ул интернеттан үзенең педагогы Владимир Васильевны эзләгәндә миңа юлыкты. Владимир Михайлович, сез мине 50 ел элек укыткан идегез», дип хат язды. Ә миңа 38 яшь иде. Сүзнең Опера һәм балет театры дирижеры Владимир Васильев турында баруын аңладым инде. Әмма без шуннан соң ул солист белән аралаша башладык һәм быел бергә концерт эшләргә уйладык. Людмила Зыкина истәлегенә әзерләнгән концерт – шуның нәтиҗәсе».
С.Г.Чаговец исемендәге Курск халык хоры белән Владимир Васильев Чаллының Орган залында да ике концерт биргән. «Башта бер концерт дип уйлаган идек. Тамашачы соравы буенча тагын бер концерт куярга туры килде, - ди. – Кунаклар тамашачының бик итагатьле һәм рәхмәтле булуын әйтте».
Алга таба Лекторийның Чаллыда Пушкинга һәм Толстойга багышланган әдәби-музыкаль кичәләре көтелә.
Фото: соцсети, tatfil.ru/events/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк