Филология фәннәре кандидаты килен төшергәндә ипи каптыру дөрес түгел дип саный
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Филология фәннәре кандидаты Луиза Җамалиева килен төшергәндә ипи каптыру татарга хас күренеш түгел дигән фикердә. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” х...
(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Филология фәннәре кандидаты Луиза Җамалиева килен төшергәндә ипи каптыру татарга хас күренеш түгел дигән фикердә. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” хәбәрчесенә КФУның Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә гаилә йолаларына багышланган ачык дәрестән соң әйтте.
“Килен төшерү фотоларын карый башласаң, бер ямьсез күренешкә тап буласың. Кәләшкә ипи тешләтәләр. Кызганыч, без начар гадәтне тиз сеңдерәбез. Бу – һич кенә дә татар йоласы түгел. Кая инде ул татар хатын-кызына авызын зур итеп ачып ипи кабу? Киленнәр бит йөзләрен күрсәтмәс өчен, яулык чите белән авызларын каплап йөргән. Иренә баш булырга теләп, аннан уздырып, ипи кабу – татар кызларын бизәми. “Ипи-тоз – ачык йөз” дисәләр дә, татар киленнәрен бал-май белән, ак мендәргә бастырып каршы алырга кирәк”, – диде озак еллар студентларга халык авыз иҗаты курсын алып баручы Луиза Җамалиева.
Искәртеп үтик, бүген Г. Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә “Татар халкының гаилә йолалары: элек һәм хәзер” темасына семинар-ачык дәрес узды. Анда никах һәм туй йолаларының элеккеге һәм заманча вариантлары белән танышып, фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк