Фин татары Ильяс Кадер: Татар теленең киләчәге - яшьләр кулында
(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиадасында җиңү яулаган фин татары Ильяс Кадер татар телен үстерергә кирәк, дип саный. Бу хакта ул Му...
(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиадасында җиңү яулаган фин татары Ильяс Кадер татар телен үстерергә кирәк, дип саный. Бу хакта ул Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Туган тел форумында хәбәр итте.
“Хөрмәтле милләттәшләр һәм дуслар! Мин бу елгы олимпиада җиңү яулавыма чиксез шат. Бәйге бик тиз үтте. Шулай да мин бик күп дуслар таптым, белем һәм тәҗрибә тупладым, татар спектакльләрен карадым. Зур рәхмәт әйтәсем килә. Мин үзем алты телдә сөйләшәм. Фин татары булсам да, ана телем – татар теле. Татар теле яшьләр кулында. Онытмыйк, саклыйк, үстерик аны. Татар теле белән горурланып яшик”, - диде ул үзенең чыгышында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
Комментарий юк