Фирдүс Тямаев Кариев театрына хәйрия спектакле өчен акча биргән
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Кариев театрында күрсәтелгән хәйрия спектакленең иганәчесе булган. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. «Фирдүс Тямаев балаларга билетлар өчен 1...
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Кариев театрында күрсәтелгән хәйрия спектакленең иганәчесе булган. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Фирдүс Тямаев балаларга билетлар өчен 15 мең сум акча бирде. Без мөмкинлекләре чикле балаларга билетлар биреп аларга спектакль күрсәттек», - ди театр директоры Гүзәл Сәгыйтова.
Ул хәйрия спектакльләре традициясенең бу театрда һәрвакыт булуын әйтә.
«Фирдүснең бу гамәле башкаларга да үрнәк булсын иде», - ди директор.
Театр балаларга «Бүре белән кәҗә» әкиятен тәкъдим иткән.
Берничә көн элек Мәскәүдән килгән тамашачы Зөһрә Фатыйх та балаларга билет алу өчен хәйрия ярдәме күрсәткән.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк