Фирдүс Тямаев оятка калган
Артистларның гастрольләр сезоны кызганнан кыза бара. Шул арада алар үзләренең шәхси аккаунтларында концертлардан алган хис-кичерешләре һәм кызыклы хәлләр белән уртаклашалар. «Көлкегә калдым. Сабада к...
Артистларның гастрольләр сезоны кызганнан кыза бара. Шул арада алар үзләренең шәхси аккаунтларында концертлардан алган хис-кичерешләре һәм кызыклы хәлләр белән уртаклашалар.
«Көлкегә калдым. Сабада кызып китеп җырлаганда күлмәгем ертылган! Кемдер күз тидерде. Кайсыгыз шундый хәлгә калганы бар?» - дип язган Фирдүс Тямаев Инстаграм тасмасында һәм ертык күлмәк видеосын урнаштырган.
«Минем разножка сикергәндә чалбар икегә аерылды, була торган хәл», - дип җавап биргән артистның сәхнәдәш дусты юморист Данир Сабиров.
«Шәп бит инде, вентиляция», - дип язган җырчы Рифат Зарипов.
«Хәтта күлмәгең чыдамый бу кадәр энергиягә», «Соңгы көчеңә кадәр эшлисең, Фирдүс улым», «Була торган хәл, чын күңелдән биегәнсең», «Энергияң көчле. Үзең чыда Фирдүс. Янма», - дип язган халык Фирдүскә.
Шул кадәр сикерүгә ярый әле күлмәк кенә ертылып калган!
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @firdustyamaev_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Мозаика культур»
-
Мәүлид ән-Нәби
-
«Караоке» сәхифәсе
-
«Болгар» радиосы алып баручысы Дилбәргә кияүгә чыга
-
Ильяс Камал иҗат иткән опера лауреат исеменә лаек булды
-
Җырлыйбыз!
-
Названы имена лауреатов Литературной премии им. М.И.Цветаевой
-
Казанский международный кинофестиваль «Алтын минбар»
Комментарий юк