Фирдүс Тямаев: «Тагын кемнең кочаклыйсы килә?»
Шушы көннәрдән эстрадабыз артистлары Татарстан районнары буйлап сабантуйларда чыгыш ясый. Җырчы Фирдүс Тямаев һәрбер барган төбәктә бер булса да «кызык» ясамыйча кайтмый инде, билгеле. Чүпрәле районын...
Шушы көннәрдән эстрадабыз артистлары Татарстан районнары буйлап сабантуйларда чыгыш ясый. Җырчы Фирдүс Тямаев һәрбер барган төбәктә бер булса да «кызык» ясамыйча кайтмый инде, билгеле. Чүпрәле районында узган сабантуйдагы чыгышы вакытында артист уйламаганда гына «кочаклашу флеш-мобы» башлап җибәрә. «Тагын кемнең кочаклашасы килә? Әйдәгез, кочаклашабыз!», – ди җырчы сәхнәдән. Яшь кызларга һәм артистның иҗатын сөюче апаларга шул сүз җитә инде, кумирларын кочакларга ашыгалар.
Әлеге видеоны Фирдүс үзенең Инстаграм тасмасына урнаштырган. «Срочно карагыз да көлегез», – дип киңәш итә җырчы.
Сезнең дә кәвефләрегез күтәрелсен әле, дуслар. Карагыз! Көлегез!
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @firdustyamaev_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк