Фирдүс Тямаевтан яңа эстафета
Соңгы арада татар эстрада артистлары шаярып эстафетада ярышалар. Фирдүс Тямаев башлап җибәргән эстафетада Рифат Зарипов белән Рамил Шәрәпов та катнашып алдылар. Ләкин Фирдүс йөгерү эстафетасында гына...
Соңгы арада татар эстрада артистлары шаярып эстафетада ярышалар. Фирдүс Тямаев башлап җибәргән эстафетада Рифат Зарипов белән Рамил Шәрәпов та катнашып алдылар. Ләкин Фирдүс йөгерү эстафетасында гына туктап калмады, яңа ярыш игълан итте.
Җырчының инстаграм сәхифәсендә яңа видео пәйдә булды. Биредә артист ачы кызыл борыч ашый һәм хезмәттәшләренә эстафетаны җибәрә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, артист шактый түземле икән: ул рәттән ике борыч ашый. Моннан тыш, ул янә бер видео яздыра, анда да җырчы тагын бер борыч авыз итә һәм Элвин Грейга да тәкъдим итә: «Иван Греем калган икән! Элвин Грей, киттек!», ди ул.
Элвин Грейдан башка эстафетага Илсөя Бәдретдинова, Данир Сабиров, Рифат Зарипов, Ришат Төхватуллин, Әнвәр Нургалиев һәм Азат Фазлыев катнашырга чакырылды. Йолдызларның кайсысы эстафетаны дәвам итәрме икән?
Бу видеоларның берсен Сез аста карый аласыз.
Автор: Г. Вәлиева
Фото/видео: Инстаграм @firdustyamaev_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
Комментарий юк