Фирдүс Тямаевтан яңа прикол!
Җырчы Фирдүс Тямаев урынында тик утыра белми: я яңа эстафета уйлап игълан итә, я берәр прикол майтарып чыгара. Бу юлы да артист тамашачасын кызыклы видео белән шатландырды. Биредәге видеода артист үз...
Җырчы Фирдүс Тямаев урынында тик утыра белми: я яңа эстафета уйлап игълан итә, я берәр прикол майтарып чыгара. Бу юлы да артист тамашачасын кызыклы видео белән шатландырды.
Биредәге видеода артист үзенең хезмәттәшләре өстендә шаярта. Ул өстәл астында утыра һәм үткән-сүткән кешене аягыннан тартып торп. Бергә эшләүче кешеләре, әлбәттә, куркып ала. Соңгы егет артык курыкты, ахрысы: Фирдүс тиеп китүеннән хәтта сикереп куйды.
Җырчының язылучылары ике якка бүленде: кемгәдер бу шаярту ошады, башкалары яисә моны катгый дип санадылар. Безгә калса, эштә һәрвакыт җитди генә булырга кирәк түгел, бераз шаяртып та алырга кирәк. Ә Сезгә бу видео ошадымы?
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @firdustyamaev_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
Комментарий юк