Фирзәр Мортазин: «Хатын-кыз булсам, асылынып үләр идем»
Фирзәр Мортазинның җырларын белмәгән кеше юктыр. «Язлар килә», «Хуш инде», «Бәрәңге чәчәге», «Өзелгәнсең сиреньнән» һәм башкалар. Автор-башкаручы белән әңгәмәне сезгә тәкъдим итәбез.
Хатыныгыз Наилә апа белән күпме бергә яшисез?
41 ел, Аллаһка шөкер. Кайсы артист хатыны белән 41 ел торган? (Көлә).
Егермедә өйләнгәнсез. Иртә булмаганмы?
Юк, үкенмим. Әмма хәзер егетләр, кызлар егермедә гаилә корырга уйламыйлар. Башта аякка басарга кирәк. Һәм бу дөрес тә. Ә безнең вакытта акча, торак турында уйлау юк иде. Ай саен 360 сум акча эшли идем, ике мендәрем бар иде.
Өйдә акча өчен кем җавап бирергә тиеш?
Акчаны ир-ат эшләргә тиеш. Наилә пенсиясенә кадәр 17 ел эшләмәде. Аның төп вазифасы ‒ хатын. Безгә кунакка гел кеше килә иде. Хәзер дә килә. Хатын-кыз булсам, асылынып үләр идем. Җыештыр, пешер, ю… Ничек түзәргә кирәк?!
Чыганак: intertat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк