Флорид Әгъзамов исемендәге аудитория эшли башлый
(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 15 февральдә 10:00 сәгатьтә Казан (Идел буе) федераль университетында Флорид Әгъзамов исемендәге аудитория ачу тантанасы була. Бу хакта “Татар-инф...
(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 15 февральдә 10:00 сәгатьтә Казан (Идел буе) федераль университетында Флорид Әгъзамов исемендәге аудитория ачу тантанасы була. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, галим Васил Гарифуллин хәбәр итә.
“15 февральдә Казан (Идел буе) федераль университетында Флорид Әгъзамов исемендәге аудитория ачу тантанасы, журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе 2018 елның 15 февралендә “Әгъзамов укулары -2018” халыкара фәнни-гамәли конференция башлану уңаеннан оештырыла.
Конференция журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышлап уздырыла.
Конференциядә түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак:
– Гаммәви коммуникациянең тарихы һәм хәзерге үсеше;
– Гуманист мирасы: Идел буе милли журналистикасын үстерүдә Ф.И. Әгъзамовның урыны;
- Медиа өлкәсен гуманлаштыру проблемалары;
– Медиалингвистика һәм редакцияләү мәсьәләләре;
– Цифрлы технологияләр чорында визуаль коммуникация: тәҗрибә, системалы характеристикалар, прогнозлар;
– Милли газета-журналлар яңа үсеш модельләрен эзләү юлында;
– Чит илләрнең медиа чараларында кешелек дөньясының глобаль проблемалары яктыртылышы;
– Журналистларны укытуга яңача карашлар.
Конференция татар, рус, инглиз телләрендә алып барыла. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, конференциянең материаллары аерым җыентык итеп бастырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк