Фото өчен айфон: Татарстанда сайлау көнендә фотобәйге узачак
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). 18 мартта Татарстанда сайлау участогына килгән һәр кеше кыйммәтле бүләккә ия булачак. Республикада #айданавыборы дигән фотобәйге уза. Конкурст...
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). 18 мартта Татарстанда сайлау участогына килгән һәр кеше кыйммәтле бүләккә ия булачак. Республикада #айданавыборы дигән фотобәйге уза.
Конкурста һәркем катнаша ала. Моның өчен үз сайлау участогыңа килеп, махсус фотозонада волонтерны табарга кирәк.
Бәйгедә барлыгы 16 номинация тәкъдим ителгән.
Фотоны социаль челтәрдәге үз сәхифәңдә #айданавыборы хэштегы белән урнаштырырга һәм үзең яшәгән шәһәр яки торак пунктның атамасын күрсәтергә кирәк. Әлеге тамга куелган барлык фотолар да айданавыборы.рф сайтында номинацияләр буенча җыелачак. Тавыш бирүдә үзегез дә катнаша, дусларыгыз һәм якыннарыгызга да әйтә аласыз. Иң күп тавыш җыйган кеше һәр бүлектә өч призның берсенә ия булачак. Җиңүчеләрне айпад, айфон, көзгеле фотоаппарат, экшн-видеокамера, гидроскутер, велосипед кебек кыйммәтле бүләкләр көтә. Дәвамын укыгыз...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк