Фотографлар арасында буыннар бәхәсе башланды
(Казан, 2 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүгенге көндә фотографларга дәүләт ярдәменә өметләнеп яту урынсыз дип саный театр фотографы Рәмис Нәҗмиев. Ул өлкән буын фотографларга каршы кил...
(Казан, 2 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүгенге көндә фотографларга дәүләт ярдәменә өметләнеп яту урынсыз дип саный театр фотографы Рәмис Нәҗмиев. Ул өлкән буын фотографларга каршы килгән бу фикерен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән Татарстанда фотография үсеше перспективаларына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
Искәртеп үтәбез, матбугат конференциясендә өлкән буын фотографлар фотография сәнгатендәге бүгенге вазгыять белән килешмәүләрен белдерделәр. Аерым алганда, фотографлар берлегенең үз бинасы, дәүләт дотациясе, күргәзмәләр оештыру мөмкинлеге булмавы турында сүз барды.
Театр фотографы, социаль челтәрләрне актив кулланучы Рәмис Нәҗмиев өлкән буын коллегаларының зарларына карата үзенең кискен фикерен җиткерде. “Бүгенге көндә җәмгыятьтә фото сәнгатенә игътибар зур һәм дәүләт ярдәмен көтеп яту дөрес түгел, - диде ул. - Синең иҗатыңны акча ресурсларын үз кулында хакимият вәкилләре бәяләрме-юкмы – минемчә, аның турында уйларга да кирәкми. Без үзебез яраткан эшебезне эшлибез – иң мөһиме шул. Мин фотография белән шөгыльләнгән бик күп егетләрен беләм, аларга ихтыяҗ зурлыгын күрәм. Аларга социаль челтәрләрдә язылалар, аларны бәялиләр. Бары тик Аллаһка һәм үзеңә генә ышанырга кирәк”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк