Фотографлар чаң суга – республика тарихын чагылдырган шәхси фотоархивлар югалырга мөмкин
(Казан, 2 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан фотографлары республика тарихын чагылдырган шәхси фотоархивлар югалырга мөмкин, дип чаң суга. Алар үзләренә карата республикадагы башк...
(Казан, 2 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан фотографлары республика тарихын чагылдырган шәхси фотоархивлар югалырга мөмкин, дип чаң суга. Алар үзләренә карата республикадагы башка иҗади берлекләргә булган игътибарның булмавыннан зарлана. “Безнең бинабыз да, дәүләт дотациясе дә, күргәзмәләр оештыру мөмкинлегебез дә юк”, - диде фотографлар “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Матбугат чарасы Татарстанда фотография үсеше перспективаларына багышланган иде.
Чара танылган фотограф, Россия фоторәссамнары берлеге әгъзасы Рамил Гали инициативасы белән оештырылды. Анда КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе доценты, тарих фәннәре кандидаты Руслан Бушков, профессор, “Тасма” фотография мәктәбе әгъзасы Эдвард Хәкимов, урналист һәм җәмәгать эшлеклесе, “Татар халкының этнографик мозаика” республика конкурсының жюри әгъзасы Рәисә Сафиуллина, “Татар-информ” фотографлары Солтан Исхаков, Салават Камалетдинов, театр фотографы Рәмис Нәҗмиев катнашты.
Рамил Гали фотографияләрдә республика тарихы булуын, әлеге кабатланмас кадрларның югалу куркынычы турында кисәтте. Ул фотографларның архивлары сакланмавы, югала баруын әйтте. Фотографларның үз иҗади берлеге һәм аның матди мөмкинлекләре булырга тиешлегенә басым ясады.
“Фотографларның бөтен эшчәнлеге коры энтузиазмга корылган. Альбомнар да ниндидер меценатлар ярдәмендә генә чыгарыла. Фотография музее да көн кадагында торган проблема”, - диде Рамил Гали.
Профессор, “Тасма” фотография мәктәбе әгъзасы Эдвард Хәкимов та Фотомузей, Күргәзмәләр залы булмауга басым ясады, берләшү кирәклеген әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк