Футбол буенча чемпионат кысаларында, Казанның Иске Татар бистәсендә яңа ресторан ачыла
(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 19 июнь көнне Казанның Иске Татар бистәсендә “Милли кухня театры” яңа рестораны ишекләрен ачып җибәрәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортынд...
(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 19 июнь көнне Казанның Иске Татар бистәсендә “Милли кухня театры” яңа рестораны ишекләрен ачып җибәрәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта Казан шәһәрендә Туризмны үстерүгә теләктәшлек комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте. Брифинг футбол буенча дөнья чемпионатында туризм өлкәсе проектларына багышланган иде.
Дарья Санникова яңа ресторанда дөньяның төрле илләре кухнялары тәкъдим ителәчәген әйтте. “Әлбәттә, татар милли ашлары, фермерлык кибетләре, сувенир рәтләре тезелеп китәчәк. Милли кухня ризыкларын әзерләү буенча шеф-пешекчеләр мастер-класслар оештырачак. Кунакларның мөмкин кадәр күбрәк өлеше татар кухнясы белән танышсын өчен, без милли ашларга өстенлек бирәбез. Шуңа күрә күп кенә рестораннарда милли кухня футбол тематикасы белән тәкъдим ителәчәк, татар фольклор программалары әзерләнә”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк