Логотип
Хәбәрләр

Футбол буенча дөнья чемпионаты чорында Казанда 30 концерт узачак

Футбол сөючеләр игътибарына җиде музыкаль фестиваль әзерләнә. Футбол буенча дөнья чемпионаты чорында Казанда 30 концерт программасы күрсәтеләчәк. Чемпионатка багышланган мәдәни программа кысаларында...

Футбол сөючеләр игътибарына җиде музыкаль фестиваль әзерләнә.

Футбол буенча дөнья чемпионаты чорында Казанда 30 концерт программасы күрсәтеләчәк.

Чемпионатка багышланган мәдәни программа кысаларында җиде музыкаль фестиваль узачак, аларның икесе “Казан” Гаилә үзәге каршында оештырылучы Футбол сөючеләр фестивалендә үтәчәк.

С.Рахманинов исемендәге VIII Халыкара фестиваль кысаларында, 16, 23, 30 июнь һәм 7 июльдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Дәүләт симфоник оркестры чыгыш ясаячак. Анда Денис Мацуев, Полина Осетинская, Дмитрий Маслеев, Екатерина Мечетина һәм башка танылган музыкантлар катнашыр дип көтелә.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 19, 21, 28, 29 июньдә һәм 4 июльдә “Бөтен байраклар безгә кунакка килә” дип аталган зур бәйрәм фестивале үткәреләчәк. Моннан тыш, филармониядә “Чәчәк атучы Татарстан” фестивале әзерләнә, анда 15 һәм 29 июньдә һәм 3, 7 һәм 8 июльдә классик һәм халык музыкасын, шулай ук джаз һәм романслар тыңлап булачак.

Казан Кремленең Туп сарае мәйданында 26 июньдә open air форматында “Иман моңы” VI музыкаль фестивале узачак. Тамашачылар алдында Татарстанның дәүләт камера хоры, Болактагы Яшьләр театры оркестры һәм “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры солистлары чыгыш ясаячак.

Шулай ук Кремль территориясендә II “The Kremlin Confederation of ART” фестивале планлаштырыла. Биредә 15, 22, 29 июньдә, 5 июльдә татар альтернатив музыкасы яңгыраячак. Концерт программасында Sforzando оркестры, “Татarsis”, Yammy Music төркемнәре һәм Николай Попов чыгышлары каралган.

 

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк