Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Казанда транспорт хәрәкәте тәртибе билгеле булды
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 31 май, “Татар-информ”). Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Kazan-Arena стадионы тирәсендәге урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Транспорт хәрәкәте уеннар башланырга дүрт сәгать к...
(Казан, 31 май, “Татар-информ”). Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Kazan-Arena стадионы тирәсендәге урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Транспорт хәрәкәте уеннар башланырга дүрт сәгать кала чикләнә. Уеннар төгәлләнеп ике сәгать узгач кына чикләүләр алыначак.
Транспорт хәрәкәтен чикләүләр 16 июньдә 9.00дан 17.00 сәгатькә кадәр; 20 июньдә 17.00дан 21 июньнең 1.00 сәгатенә кадәр; 24 июньдә 17.00дан 25 июньнең 1.00 сәгатенә кадәр; 27 июньдә 13.00дан 21.00 сәгатькә кадәр; 30 июньдә 13.00дан 21.00 сәгатькә кадәр; 6 июльдә 17.00дан 7 июльнең 1.00 сәгатенә кадәр кертеләчәк.
Хәрәкәт чикләүләре түбәндәге урамнардагы мәйданнарга кагылачак:
С. Хәким урамы буйлап Ф. Әмирхан проспектыннан Чистай урамына кадәр;
Чистай урамы буйлап. А. Бичурин урамыннан Х. Ямашев проспектына кадәр А. Бичурин буйлап хәрәкәт иткәндә (Ф. Әмирханга С. Хәким урамы буйлап борылганда);
Чистай урамы буйлап Х. Ямашев проспектыннан Адоратский урамына кадәр Х. Ямашев буйлап килгәндә;
Х. Ямашев проспекты буйлап Адоратскийдан Себер трактына кадәр;
Гаврилов урамы буйлап Маршал Чуйков урамыннан Чистай урамына кадәр;
Академик Арбузов урамы буйлап Журналистлар урамыннан Х. Ямашев проспектына кадәр Журналистлар урамыннан хәрәкәт иткәндә чикләнә.
Моннан тыш, бу вакытта Казанда бер яклы хәрәкәт кертелүче урам-юл челтәре мәйданнары булачак.
Адоратский урамы буйлап Четаев урамыннан Чистай урамына хәрәкәт иткәндә;
Журналистлар урамында Академик Арбузов урамыннан Халитов урамына кадәр Академик Арбузов урамыннан хәрәкәт иткәндә;
Нигъмәтуллин урамында Чистай урамыннан С. Хәким урамына кадәр Чистай урамыннан хәрәкәт иткәндә булачак.
Моннан тыш, Казанда матчлар узган көннәрдә күрсәтелгән вакытта Журналистлар урамыннан Халитов урамына кадәр Академик Арбузов ягыннан килгәндә сулъякка борылу рөхсәт ителмәячәк. Шулай ук Адоратский урамы һәм Х. Ямашев проспекты киселешендә Четаев урамы ягыннан Адоратский урамы буйлап хәрәкәт иткәндә уңга һәм сулга борылу рөхсәт ителми.
Чикләүләр велосипедта баручыларга, экстрен һәм оператив хезмәт машиналарына, “Россия-2018” оештыру комитеты формасы буенча махсус пропусклары булган һәм Казан башкарма комитеты, спорт ярышлары маршрутлары буенча йөк ташучыларга, пассажирлар йөртүче транспорт чараларына кагылмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк