Г.Исхакыйга багышланган халыкара конференциядә әдипнең хатларын, мирасын барлыйлар
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Гаяз Исхакыйның хатлары, эмиграция чоры, мирасын барлау юнәлешләре хакында фикер алышу Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институт...
(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Гаяз Исхакыйның хатлары, эмиграция чоры, мирасын барлау юнәлешләре хакында фикер алышу Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында халыкара фәнни-гамәли конференциядә булачак. Чара 25-26 апрель көннәрендә Г. Исхакыйның 140 еллыгына багышлап оештырыла. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Г.Ибраһимов исемендәге институтның фәнни сәркатибе Алсу Шәрипова хәбәр итте.
Җәмәгать эшлеклесе, язучы, драматург Гаяз Исхакыйның юбилее уңаеннан оештырылган конференция “Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татарларның милли үзаңы” дип атала. Хәзерге вакытта конференциядә катнашу өчен төрле илләрдән гаризалар кабул итү бара.
Конференция берничә юнәлештә булачак. Төрки-татар һәм дөнья әдәбиятында Г.Исхакыйның иҗаты, аның иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге, татар матбугатының үсеш юллары тикшерелә. Әдипнең хатлары, эмиграция чоры, мирасын барлау юнәлешләре хакында да фикер алышулар, галимнәр чыгышы көтелә.
Проектны оештыручылар хәбәр иткәнчә, конференция татар, рус һәм төрки телләрдә алып барылачак. Проектта югары уку йортлары галимнәре, укытучылар, аспиратлар һ.б. катнашачак.
Фәнни-гамәли конференциянең координаторы Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
Исегезгә төшерәбез,“Татарстан Республикасы архивлары” порталына язучы, публицист, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Гаяз Исхакый тууына 140 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Монда Татарстан дәүләт архивында сакланучы документлар тәкъдим ителә. Алар арасында Гаяз Исхакый туу турында метрика язуы, кулъязмалар, хатлар, мәкаләләр, фоторәсемнәр һәм башка документлар. Алар язучының тормыш юлын һәм иҗатын чагылдыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк