Гөлнара Тимерҗанова: «Кешеләрне рәнҗетүләре кире үзләренә кайта»
«Bars-media» компаниясе егерме ел дәвамында татар эстрадасы өчен эшләде. Әлеге оешманың җитәкчесе Гәрәев Марат Мәүлетович бу көннәрдә җитәкче вазифасын башка башкармаячагын белдерде. "Шоу-бизнес өлкәс...
«Bars-media» компаниясе егерме ел дәвамында татар эстрадасы өчен эшләде. Әлеге оешманың җитәкчесе Гәрәев Марат Мәүлетович бу көннәрдә җитәкче вазифасын башка башкармаячагын белдерде. "Шоу-бизнес өлкәсендә мин дә, кызым да башка эшләмәячәк», - дип хәбәр итте ул «Ватаным Татарстан» газетасында. Димәк, аның урынына яңа җитәкче киләчәк. Ә яңа җитәкче – ул үзгәрешләр. Компания кайсы якка үзгәрер, “Татар җыры” фестивален нинди үзгәрешләр көтә?
Җырчы Гөлнара Тимерҗанова «Интертат»ка биргән әңгәмәсендә «Bars-media» компаниясе турында тискәре фикерен белдергән иде. Аның белән дә сөйләшеп алдык.
«Әле ишеттем, рәхмәт. Анда Марат Мәүлетовичның абыйсы Камил дә эшли бит. Шулар талашканнардыр. Берәрсе булгандыр, күрәсең. Туганнарның уртак бизнес булдырырга тиеш түгел. Татарларда да шундый ук әйбер. Мәсәлән,« Алмаз-Холдинг», берсе бер якка каера, икенчесе – икенче якка. Шулай була инде ул дөньяда! Мыскыл итеп, ялганлап йөргәч, эшләр дә уңышлы булмый», - диде Гөлнара.
Шулай ук җырчы компаниягә яхшы продюсер кирәк булуын әйтте. «Яхшы продюсерлары булса, эшләре алга барыр. Акча эшләү максаты белән генә эшләргә кирәк түгел. Хәзер билгеле бер система булдырылган бит. Бераз үзгәрешләр кертсәләр дә була», - дип сөйләде җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк