Гөлназ Асаева: «Төпкә төшеп утырдым»
Узган елны Гөлназ Асаеваның исеме һәрбер кешенең тел очында йөри иде дисәк ялган булмас. Бу елны нигәдер җырчы тынып калды кебек. Агымдагы ел артистка өчен бик авыр булган икән. Бу хакта ул инстагра...
Узган елны Гөлназ Асаеваның исеме һәрбер кешенең тел очында йөри иде дисәк ялган булмас. Бу елны нигәдер җырчы тынып калды кебек.
Агымдагы ел артистка өчен бик авыр булган икән. Бу хакта ул инстаграмында язды. «Төпкә төшеп утырып, ничек үземдә көч табып, кире сәхнәгә чыгарга икән дигән уйда 1 ел йөрдем... Чыннан да бик авыр булды, бөтенесен язып тормыйм, хәтта иң якын кешеләрем дә миңа кул селтәде. «Синнән чыкмый, сине халык онытты, син беркемгә дә кирәкмисең, даже не рыпайся» – дип йөзгә карап әйткән чакларында, үземне кулга алып, мин булдырачакмын дигән уйда яңадан эшли башладым», – дип бүлешә Гөлназ.
Инстачылар Асаеваны хупладылар һәм алда бары тик уңышлар гына теләп калдылар.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @asaeva_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк