Гөлназ Асаева үзенә яңа исем алган
Популяр җырчы Гөлназ Асаева сәхнә исемен тәкъдим итте. Хәзер ул — Джаннат, ягъни Җәннәт буларак чыгыш ясаячак. Моның барысы да юктан гына чыкмаган, билгеле. Җырчыны Мәскәүгә чакырганнар. Ул хәзер тата...
Популяр җырчы Гөлназ Асаева сәхнә исемен тәкъдим итте. Хәзер ул — Джаннат, ягъни Җәннәт буларак чыгыш ясаячак. Моның барысы да юктан гына чыкмаган, билгеле. Җырчыны Мәскәүгә чакырганнар. Ул хәзер татарча һәм башкортча гына түгел, рус телендә дә җырлаячак.
“Мәскәү продюсеры белән өч елга килешү төзедек. Ул русча акцент белән җырлавымны да, тышкы кыяфәтемне дә ошаткан. Мине шәрык кызы образында күрүен белдерде. Шул сәбәпле, чәчемне яңадан кара төскә буярга туры килде. Беренче иҗат җимешебез — “Украду” исемле җыр. Тиздән Казахстанда диск яздырырга җыенабыз”, — дип сөйләгән tmtv-onlineга Гөлназ Асаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк