Гөлназ Асаеваны Ришат Төхвәтуллинның микрофоны югалуда гаепләгәннәр
Ришат Төхвәтуллинның Казандагы һәм Мәскәү концертында Гөлназ Асаеваның чыгыш ясамавын әйтеп үткән идек инде. Тамашачылар, аның ни өчен Ришатка үпкәләвенә баш ваталар, җырчының инстаграм битендә төрле...
Ришат Төхвәтуллинның Казандагы һәм Мәскәү концертында Гөлназ Асаеваның чыгыш ясамавын әйтеп үткән идек инде. Тамашачылар, аның ни өчен Ришатка үпкәләвенә баш ваталар, җырчының инстаграм битендә төрле имеш-мимешләр йөри. Күбесе Гөлназ алып баручыларның туры бәреп Ришатка кияүгә чыгарга теләү-теләмәвен сорауларын ошатмаган дип уйлыйлар. Концертның сценарий авторы Сөмбелә аларга: «Сценарий Гөлназның үзе белән килешенгән иде», дип җавап бирде.
Шулай ук Уфадагы концертта микрофон югалган. Микрофонны бөтен кешедән дә эзләп чыкканнар. Гөлназ Асаевага шул ошамаган диючеләр дә булды.
Гөлназ үзенең инстаграмында Уфадагы концерттан видео куйган, ул пост астына бер язылучы «Казанга ярамаган тагын, дидегезме сон? Ник без лаек түгел идекме сезнең дуэтны тыңларга? Бөтен кәеф төште шуңа». Дип язып та куйган.
Гөлназның ни өчен үпкәләвенең чын сәбәбе әлегә билгеле түгел.
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
Комментарий юк