Гөлназ Сәфәрова гади халык өчен яңа проект булдырган
Татарстанның атказанган артисты, “Татар радиосы” ди-джее Гөлназ Сәфәрова “Мин” дип аталучы социаль телевизион проект башлаган. Бу хакта ул Инстаграмында менә ниләр яза (үзгәртми бирәбез): Мат...
Татарстанның атказанган артисты, “Татар радиосы” ди-джее Гөлназ Сәфәрова “Мин” дип аталучы социаль телевизион проект башлаган. Бу хакта ул Инстаграмында менә ниләр яза (үзгәртми бирәбез):
Матурлыкны барыбыз да ярата. Матур киенгәннәрне күргәндә “стильный”, “матур”, “кепкаң килешә” һ.б ... комментарийлар язабыз. Бигрәк тә сәхнә кешеләренең матур фотоларына карап сокланабыз. Һәркем “иң-иң” булырга тырыша... Ә ник булмаска?! Мин матурлыкка өнди, хатын-кызны үзгәрешкә этәрә торган социаль телевизион проект эшләргә булдым. Проект “МИН” дип аталачак! Ни өчен “Мин”?! Чөнки бары тик үз көченә ныклап ышанган кеше генә өздереп “Мин” дип әйтә ала .Бу дөньяда бик күп нәрсә үз-үзеңә ышанудан башлана. Көзгегә туры карап “ Мин” дип әйтер өчен башкалар белән аралашырга, үз максатыңа ирешер өчен аягыңда нык басып торырга кирәк. Эчке дөньягыздагы каршылыклар, тышкы кыяфәтегездәге җитешсезлекләр, кимчелек комплекслары...Боларның барысы белән дә чын профессионаллар командасы көрәшәчәк!Әлеге проектта тышкы кыяфәте белән бергә үзен hәм фикерләвен үзгәртергә теләгән һәр кеше катнаша ала. Моның өчен бернинди акча да түгәсе түгел, ә бары тик анкета тутырып кына җибәрәсе бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк