Хәбәрләр
Гөлназ Сәфәрова нинди диетада утыра?
Инстаграмында Гөлназ Сәфәрова үзенә еш бирелә торган сорауларга җавапларны бастырып чыгарды. Аның җаваплары белән сезне дә таныштырабыз: Мин иремне үземнең социаль челтәрләрдә күрсәтмим, ул гаилә т...
Инстаграмында Гөлназ Сәфәрова үзенә еш бирелә торган сорауларга җавапларны бастырып чыгарды. Аның җаваплары белән сезне дә таныштырабыз:
- Мин иремне үземнең социаль челтәрләрдә күрсәтмим, ул гаилә тормышын анда яктыртуымны теләми, һәм мин аның белән килешәм.
- «Татар радиосы»ндагы рекламаларны мин генә тавышландырмыйм инде, гомумән, реклама бирүче кем тавышы белән буласын үзе сайлый.
- Казан шәһәре турында бик озак сөйли алам, үземнең яраткан шәһәремне бер шәһәргә дә алыштырмыйм. Казан елдан ел матурлана бара.
- Үземнең бит тиресе, чәчләр турында. Елга ике тапкыр курслап Омега-3 витамины эчәм, чәчемә маскалар ясарга тырышам. Мезотерапия дигән процедураны ясатасым килә.
- Үземнең яраткан эшемне мин инде балачактан сайладым. Кечкенә вакытта ук телеканалда тапшыру алып бара идем, соңыннан радиода, аннары тагы телевидениега күчтем. Язмыш мине үзе йөртә дип әйтәсем килә.
- Мин хыялланырга яратмыйм, ә планнар корам, вакытымны дөрес итеп бүлергә тырышам.
- Бернинди диетада да утырмыйм, коктейльләр дә ябыктыра торган чәйләр дә эчмим.
Менә шундый җаваплар.
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк