Гөлсирин Абдуллина: Әйе, безнең арада мәхәббәт булды
Гөлсирин белән Азат турындагы имеш-мимешләр чын булып чыкты. Алар арасында дөрестән дә мәхәббәт булган. Мәхәббәтнең дә ниндие бит әле! Таһир-Зөһрә, Хөсрәү вә Шириннәрнеке кебек Азат белән Гөлсирин мәх...
Гөлсирин белән Азат турындагы имеш-мимешләр чын булып чыкты. Алар арасында дөрестән дә мәхәббәт булган. Мәхәббәтнең дә ниндие бит әле! Таһир-Зөһрә, Хөсрәү вә Шириннәрнеке кебек Азат белән Гөлсирин мәхәббәте. Нәкъ шундый ук чиста, саф, эчкерсез мөнәсәбәтләр турында ачылып сөйләде Гөлсирин Абдуллина. Азатның каһәр суккан хыянәте булмаса, яшьләр өйләнешкән дә булырлар иде, бәлки. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.
"Үзем күрмәдем әлбәттә. Телефоныма смс җибәрделәр. Ул вакытта Азат минем янда түгел иде" - ди Гөлсирин.
- Гөлсирин, күптән түгел үзеңнең инстаграм битеңә бер егет белән төшкән фото куйдың. Кем ул?
- Бик чибәр, акыллы егет. Хәзерге вакытта без аның белән бик якын аралашабыз. Әлегә өзеп кенә бер ни дә әйтә алмыйм, алдагысын вакыт күрсәтер.
- Менә яңалык! Инде күпләр сезне Азат белән өйләндереп куйганнар иде. Дөресен әйт әле, Азат белән сезнең арада мәхәббәт булдымы?
- Әйе, безнең арада мәхәббәт булды, бер-беребезне яратып йөрдек.
- Кешедән качып йөрмәгәнсездер бит, ни өчен хисләрегезне моңарчы яшердегез?
- Егет белән кыз булуыбызны яшереп йөрдек, чөнки мәхәббәт тынычлык ярата диләр. Аннары без бергә эшләгәч, гастрольләрдә күп йөрибез. Үземнең дус кызларым, Азатны ошатып йөргән кызлар, минем төркемдәш егетләр аша "Сез бергә яшисезме әллә? Йоклап йөрмисезме?" дип күп сораша башладылар соңгы вакытта. Ышанмыйлар безгә, көнләшүчеләр бик күп булды.
Тулырак ИНТЕРТАТ сайтыннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк