Хәбәрләр
Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов балаларына исем сайлыйлар
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Әле яңа гына рәсми рәвештә ир белән хатын булган Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов «Ялкын» журналына эксклюзив интервью биргәннәр. Назлыгөл Сөнәгәтова яшь парның төрле яклап кылларын тартып карады. И...
Әле яңа гына рәсми рәвештә ир белән хатын булган Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов «Ялкын» журналына эксклюзив интервью биргәннәр. Назлыгөл Сөнәгәтова яшь парның төрле яклап кылларын тартып карады. Интервьюның берникадәр өлеше белән сезне дә таныштырабыз:
- Гөлсирин, без сине шундый тыйнак дип беләбез, ә синең туй күлмәге ачык иде. Бу нәрсә белән бәйле?
- Мин үземнең туй күлмәгемне балачактан күзаллый идем инде. Аны Казаннан эзләдем, таптым, ләкин бәясе кыйммәт булу сәбәпле сатып алырга батырчылык итмәдем. Инстаграмны актарып утырганда шундый күлмәкне Чаллыда таптым, ләкин ул салонга да соңа калып килдек. Башка салонга кергәч, анда күлмәгемне таптым. Күңелемә ошаган ике күлмәк бар иде, Азатка фото төшереп җибәрдем, ул да минем хыялымдагы күлмәкне сайлады. Аның ачык булын туй көнне генә абайладым.
- Сезнең йөзекләрегез ак алтыннан, ир-атка сары алтыннан ясалган әйберләр ярамаганга күрә мондый балдаклар алдыгызмы?
- Юк. Безгә ак алтын яшьләрчә, заманчарак булып тоелды. Азатка сары алтын бик килешеп тә бетми иде, шуңа күрә ак алтыннан эшләгән балдаклар алдык.
- Күпләрне кызыксындырган сорау, өйләнештегез, декрет ялы күренәме офыкта?
- Әлегә юк. Без үзебезне иҗатка багышларга уйлыйбыз. Әлегә иҗат, иҗат, иҗат. Ләкин бала турыда уй баштан чыкмый, Аллаһ Тәгалә кайчан язган, шул вакытта булыр дип уйлыйм.
- Алайса балаларыгызга кушырга теләгән исемнәр турында уйланганыгыз бармы?
Гөлсирин үзенә Зөләйха исеме ошавы хакында әйтте. Ә Азат әлегә уйлана.
Автор: Г.Шарапова
Фото: gulsik93
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
1652
0
0
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк