Гүзәл Уразова көзге депрессиядән котылу юлларын күрсәтә
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова көзге депрессиядән котылу ысулларын тәкъдим итә. Көн дә кәефегез юк икән, бигрәк тә һава торышы начар булган көннәрдә күңелсезлек хисләре кичерәсез икән, Гүзәл...
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова көзге депрессиядән котылу ысулларын тәкъдим итә. Көн дә кәефегез юк икән, бигрәк тә һава торышы начар булган көннәрдә күңелсезлек хисләре кичерәсез икән, Гүзәл Уразованың киңәшләрен үтәгез. «Көзне ярату өчен берничә сәбәп бар. Әгәр дә сезгә бүген күңелсез икән, шул пунктларның берсен үтәгез», – ди артист:
1. Бакчада алма һәм кабак өлгергән чор. Алардан шундый тәмле ризыклар пешерергә була
2. Пледка төренеп кино карау гына ни тора?! Аягыгызга оекбаш киегез – шулай тагы да рәхәтрәк
3. Кояшлы көн булса, урманга барыгыз. Көзнең бөтен матурлыгы – шунда.
4. Көзге фотосессия ясаганыгыз бармы? Алтынга төренгән паркларда бик матур итеп фотога төшәргә була.
5. Бер көнне өйдә генә уздырыгыз. Беркайда да ашыкмый: туйганчы йоклагыз, тәмле чәй әзерләгез, күптән укыйсы килгән китабыгыны укыгыз... Мондый ял вакытында күп көч туплана: икенче көнгә сез зур җиңүләргә әзер булачаксыз.
Менә шундый бик гади, әмма урынлы киңәшләр бирә Гүзәл Уразова яраткан тамашачыларына. Кәефегез һәрвакыт күтәренке булсын, көзләрегез ямьле узсын, дуслар!
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @guzelurazova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк