Гүзәл Уразова: «Конфликт исчерпан!»
Узган елны Гүзәл Уразова белән Элвин Грей арасында тавыш-гауга күтәреп алынды. Гүзәл Уразова яшь җырчы Радик Юльякшинны бергә башкарган «Красивая, хорошая» җырының хокукларын үзенә алуында гаепләде. Б...
Узган елны Гүзәл Уразова белән Элвин Грей арасында тавыш-гауга күтәреп алынды. Гүзәл Уразова яшь җырчы Радик Юльякшинны бергә башкарган «Красивая, хорошая» җырының хокукларын үзенә алуында гаепләде. Бер ел узгач, артистлар дуслашырга булганнар. Бу хакта Гүзәл инстаграм аша хәбәр итте.
«Конфликт исчерпан! Хәтерлисезме бу сүзне? «Татар җыры» фестивале матбугат конференциясендә безнең @elvin_grey_music белән булган аңлашылмаучанлыкны тагын искә алдылар. Кайберәүләр аны һаман да ясалма пиар булган дип уйлый икән. Ясалма әйбер булмады, чын хәл булды, дуслар! Әмма бүтән булмасын иде. Хәзер безнең арада бар да яхшы. Салават абый белән дә дуслашты Радик», – ди Гүзәл.
Моннан тыш, Гүзел тиздән безне әлеге дуэттан яңа җыр көтәчәген игълан итте. Бу юлы артистлар нәрсә башкарырлар? Анысы сер булып кала.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @guzelurazova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк