Гүзәл Уразованы правасыз калдырганнар?!
«Правасыз кала яздым!» - дип яза үз инстаграмында җырчыбыз. Аның правасын башка кешегә биргәннәр. Бу кызыклы хәл Гүзәл Уразова балалары белән яр буенда веломобильдә йөргәндә килеп чыга. Веломобиль алы...
«Правасыз кала яздым!» - дип яза үз инстаграмында җырчыбыз. Аның правасын башка кешегә биргәннәр. Бу кызыклы хәл Гүзәл Уразова балалары белән яр буенда веломобильдә йөргәндә килеп чыга. Веломобиль алыр өчен залогка ул үз правасын калдырган. Шул арада документын башка Хакимова фамилияле кешегә биреп җибәрәләр. Кыскасы, бу хәл игътибарсызлык аркасында килеп чыга.
«Ярый әле телефон номерын язып куйган булганнар,» - ди җырчы. Соңыннан ике Хакимова очрашып күрешәләр һәм танышалар. Бу хәл турында тулырак видеода карый аласыз.
Фото: Гүзәл Уразова, Вконтакте
Видео: @guzelurazova
Автор: Гөлназ Вәлиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк