Гүзәл Яхина Бөтенказан диктантының текстын укыячак
«Аксенов-фест» әдәби-музыкаль фестивале кысаларында Гүзәл Яхина үзенең «Деревянная Казань» дигән әсәреннән өзек укыячак. 14 сентябрьдә «Аксенов-фест» әдәби-музыкаль фестивале кысаларында «Зөләйха күз...
«Аксенов-фест» әдәби-музыкаль фестивале кысаларында Гүзәл Яхина үзенең «Деревянная Казань» дигән әсәреннән өзек укыячак.
14 сентябрьдә «Аксенов-фест» әдәби-музыкаль фестивале кысаларында «Зөләйха күзләрен ача» романы авторы Гүзәл Яхина катнашында «Яз, Казан!» беренче Бөтенказан диктанты узачак. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гүзәл Яхина үзенең «Деревянная Казань» дигән әсәреннән өзек укыячак. Текстларны филология фәннәре докторы, Мәскәү дәүләт университеты профессоры Мария Голованивская, шулай ук «Аксенов-фест»та катнашучылар тикшерәчәк. Җиңүчеләрне фестивальнең соңгы көнендә – Казан ратушасында бүләкләячәкләр.
Диктантны Василий Аксеновның музей-йортында, Ленин исемендәге Мәдәният-ял комплексында, Казан федераль университетында,Үзәк шәһәр китапханәсендә, Аксенов скверында, Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янында, «Московский» Мәдәният һәм спорт үзәгендә, Константин Хабенскийның арт-резиденциясендә, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә һәм «Хәзинә» галереясында язачаклар. Гүзәл Яхина үз әсәреннән өзекне Казан федераль университеты мәйданчыгында укыячак. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.
Диктантта катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк