Гүзәл Яхина икенче китабын үзе Казанга килеп тәкъдим итәчәк
(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Май аенда язучы, "Зөләйха күзләрен ача" бестселлеры авторы Гүзәл Яхинаның икенче китабы сатуга чыгачак. Ә үзе июнь урталарында Казанга килеп “Дети...
(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Май аенда язучы, "Зөләйха күзләрен ача" бестселлеры авторы Гүзәл Яхинаның икенче китабы сатуга чыгачак. Ә үзе июнь урталарында Казанга килеп “Дети мои” китабын тәкъдим итү кичәсе уздырачак. Бу хакта язучы үзенең социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә.
“Беренче күренешне моннан өч ел элек уйлап таптым. Ике ел элек бөтен башка проектларымны читкә куеп, барасы җирләремә бармыйча, отпускамнан да баш тартып яза башладым. Бүген төнлә Андрей Бондаренко тышлыкны ясап бетерде. Китап май аенда сатуга чыга. Дулкынланам”, - дип язып куйган Гүзәл Яхина.
Китапның тышлыгында Гүзәл Яхинаның “Большая книга” һәм “Ясная поляна” премияләре лауреаты, “Зөләйха күзләрен ача” бестселлеры авторы булуы күрсәтелгән.
Гүзәл Яхина - Казан язучысы. Аның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре унтугыз телгә тәрҗемә ителде. Роман буенча Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында спектакль куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк