Гүзәл Яхина Уфада "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен карагач, канәгать булуын белдерде
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Уфа, 28 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Кичә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен авторы Гүзәл Яхина һәм "Алтын битлек" экспер...
(Уфа, 28 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Кичә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен авторы Гүзәл Яхина һәм "Алтын битлек" экспертлары карады. Тамашачылар арасында Казаннан танылган театр белгече Нияз Игъламов һәм "Татар-информ" хәбәрчесе дә бар иде.
Көндез "Россия" медиаүзәгендә журналистлар белән очрашу вакытында режиссер Айрат Әбушахманов спектакльне авторга күрсәтүнең һәрвакыт дулкынландыргыч булуын һәм үзенең бераз куркып торуын әйтте.
Спектакльнең беренче бүлегеннән соң ук, Гүзәл Яхина күргәннәрен һәм хис-кичерешләрен сурәтләде. "Сәхнәдә артистлар яшәү белән үлем диалогын күрсәттеләр, битләренә үлем шәүләсе булып соры балчык ягылган..." - диде ул. Автор үзенең алдан күзаллаулар белән килмәвен, спектакльдән канәгать булуын белдерде, ниндидер киңәшләр бирергә җыенмавын әйтте. "Мин үз текстымнан чыгып түгел, тамашачы буларак күзәттем", - диде ул.
Спектакльдән соң, Гүзәл Яхина артистлар белән бергә тамашачы алдына чыгып баш иде, соңыннан режиссерга һәм артистларга рәхмәтләрен җиткерде, уңыш белән котлады.
Театр җитәкчелеге спектакльнең зур уңыш белән баруын, инде март аенда буласы спектакльгә билетлар сатылып бетелүен әйтә. Режиссер Айрат Әбушахманов спектакльнең фестиваль һәм гастроль язмышына да ышана. Шулай да, Айрат Әбушахманов Казан гастрольләре мәсьәләсендә кистереп әйтә алмады.
"Нәүрүз" төрки халыкларының теарт фестиваленең программа директоры, театр белгече Нияз Игъламов тамашачының спектакльне 2019 елда күрә алачагына, аның фестивальгә чакырылачагына ышандыра.
Искәртеп үтәбез, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма академия театры Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча спектакль сәхнәләштерде. Аның пьесасын танылган драматург Ярослава Пулинович язды, башкорт теленә театрның күренекле актеры Хөрмәтулла Үтәшев тәрҗемә итте. Актер үзе үк Мортаза образын да башкара.
Татарстанда авторның зур уңыш казанган бу романы төрле бәхәсләр тудырды. Татарстан әлеге китапны кабул итмәде, дигән гомум фикер яшәп килә. Китапнын төп герое - сөргенгә сөрелгән татар хатыны Зөләйха. Спектакльдә Зөләйханың милләте күрсәтелми.
Фото: Рузилә Мөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк