Гүзәл Яхина “Зөләйха күзләрен ача” романының дәвамы булмаячак дип белдерде
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 1 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Зөләйха күзләрен ача” романының дәвамы булмаячак. Бу хакта язучы Гүзәл Яхина үзенең Уфа сәфәре вакытында икеләнергә урын калдырмыйча кистереп җ...
(Казан, 1 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Зөләйха күзләрен ача” романының дәвамы булмаячак. Бу хакта язучы Гүзәл Яхина үзенең Уфа сәфәре вакытында икеләнергә урын калдырмыйча кистереп җавап бирде: “Әсәрнең дәвамын язмаячакмын. Миңа ул әсәрнең тәэсир көче бетте, мин ул зонадан чыктым”, - диде ул Уфаның “Россия” медиаүзәгендә узган матбугат конференциясендә.
“Ә аннан чыгуы бик авыр иде. Хәтта икенче әсәремне язарга утыргач та, Зөләйхадан арынып бетә алмаганлыгымны аңладым - героем ир-ат булса да, шул ук Зөләйха булып тоелды. Хәзер мин ул тәэсирдән котылдым һәм аңа яңадан әйләнеп кайтмаячакмын”, - дип аңлатты ул укучыларның әсәрнең дәвамы көтүе турындагы сорауга җавап итеп.
Искәртеп үтәбез, “Зөләйха күзләрен ача” романы авторы, рус телендә иҗат итүче Казан язучысы Гүзәл Яхина үз әсәре буенча башкорт телендә куелган спектакльне күрергә һәм укучылары белән очрашырга бер көнлек сәфәргә Уфага килде. Язучының Уфа сәфәре “Россия” медиаүзәгендә оештырылган матбугат конференциясеннән башланды. Матбугат конференциясендә ул “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен сәхнәләштергән Айрат Әбүшахманов белән бергә катнаштылар. Матбугат конференциясен Башкортстанда танылган журналист Элла Курильская алып барды. Ул татар укучысына танылган режиссер Рифкать Исрафиловның кызы буларак таныш булырга мөмкин. Әлеге матбугат конференциясенең бер өлеше ондайн-режимда барды. Матбугат конференциясендә “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.
Башкортстанда, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында “Зөләйха күзләрен ача” спектакле сәхнәләштерелгәч, романга игътибар тагын да артты. Спектакль аншлаг белән бара, билетлар бик тиз сатылып бетә. Башкортстан журналистлары укучыларның һәм тамашачының әсәрнең дәвам көтүен әйтә.
Татарстанда авторның зур уңыш казанган бу романы төрле бәхәсләр тудырды. Татарстан әлеге китапны кабул итмәде, дигән гомум фикер яшәп килә. Татарстан китап нәшрияты китапны татарчага тәрҗемә итеп сатуга чыгарды. Әсәрнең төп герое - сөргенгә сөрелгән татар хатыны Зөләйха.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк