Гүзәл Яхинаның китабы Германиядә Россиягә караганда дүрт тапкыр кыйммәтрәк бәягә сатыла
(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романының немец теленә тәрҗемәсе, китап шактый кыйммәт бәягә куелса да, Германиядә яхшы сатыла. Бу хакта “Та...
(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романының немец теленә тәрҗемәсе, китап шактый кыйммәт бәягә куелса да, Германиядә яхшы сатыла. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенең соравына җавап итеп Германиядә яшәүче татар журналисты Нәсүр Юрушбаев сөйләде.
“Китапны Лейпцигның ин зур китап кибетендә очраттым. Ничек сатылуы турында сораштым. Сатучы бик күп алаларын, бик ошатуларын әйтте. Гүзәл үткән елның сентябрь аенда Лейпцигка үзе дә килгән икән”, - диде ул.
“Мин Гүзәлнең китабын озак кына кулда тотып, карап чыктым, укыштырдым да. Тәрҗемәсе бик әйбәт. Тик исеме ошамады, дөрес тәрҗемэ ителмәгән... Китап оригиналда - "Зөләйха күзләрен ача" (Зулейха открывает глаза) дип атала. Немецча - "SULEIKA ÖFFNET DIE AUGEN". Зөләйха дип язарга немец телендә хәрефләр булса да, нигәдер "Зулейка" килеп чыккан. Ә SÖLÄICHÄ дип язылырга тиеш иде, - ди Нәсүр Юрушбаев. – Димәк, Гүзәл Яхина үзе риза булган. Ә нигә? Мин аңлап бетермим”.
Шунысы игътибарга лаек, Гүзәл Яхина белеме буенча немец теле белгече. Димәк, ул немец телендәге китабын үзе дә укып бәя бирә алган.
Китап Берлинда бастырылган. Кибеттә ул 22 евро 95 цент тора. Бу 1700 сум тирәсе. Россиядә китапның бәясе 450-500 сум чамасы.
Мәгълүмат өчен. Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романын 29 телгә тәрҗемә итүгә килешү төзелгән. Ул, инде 20 телгә тәрҗемә ителеп, басылып та чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк