Гүзәл Яхинаның тагын бер романы буенча фильм төшереләчәк
Гүзәл Яхинаның тагын бер әсәре - "Балаларым минем" романы экранлаштырылачак. Режиссер Алексей Учительның Rock Films студиясе Казанда туып-үскән язучы романы буенча тулы метражлы нәфис фильм төшерүгә...
Гүзәл Яхинаның тагын бер әсәре - "Балаларым минем" романы экранлаштырылачак. Режиссер Алексей Учительның Rock Films студиясе Казанда туып-үскән язучы романы буенча тулы метражлы нәфис фильм төшерүгә әзерләнә. Студия белән килешү узган елның җәендә, китап чыкканнан соң берничә айдан соң имзаланган. Бу хакта KZN.RU порталына чираттагы бестселлерның авторы сөйләде һәм үзенең булачак картинасы турында сөйләде.
"Мин шунда ук экранлаштыруга ризалаштым, чөнки мин Алексей Ефимовичны "Край" һәм "Космос как предчусттвие" кебек хфильманары өчен бик яратам. Өстәвенә, режиссер немец темасы белән күп эшли, ул аның фильмнарында бар, анарда алман актерлары төшә. Шуңа күрә мине, һичшиксез, аның экранизация ясарга теләве шатландырды", - дип сөйләде Г.Яхина.
Ул шулай ук студиянең кино төшерүгә әзерлек турында рәсми рәвештә белдерсә дә, роман авторы проектның нинди стадиядә булуын белми, дип билгеләп үтте. Хәер, эш башлангач, төшерү төркеменең язучы белән очрашулары һәм булачак картинаның гомуми күзаллавы турында фикер алышу булачак.
"Роман язганда миңа биредә сурәтләнгән ярымутрау дөньясын чагылдыру өчен мультфильм туры килә кебек тоелды. Әмма тулы метражлы фильм булса, мин бик бәхетле булачакмын! Әмма бу режиссер һәм актерлар өчен, бигрәк тә төп рольне башкаручы өчен чакыру булачак. Аңа бөтен экрандагы вакытын диярлек - китапның төп герое күп еллар дәвамында телсез - дәшмичә йөрергә туры киләчәк, - дип сөйләде Г.Яхина.
"Балаларым минем" романының презентациясе июнь аенда Казан Ратушасында узды. Китап кибетләре киштәләрендә әлеге әсәр майның икенче яртысында пәйда булды. Анда 1918-1941 елларда Идел буе алманнарының тормышы һәм Идел буе автономиясенең язмышы турында сөйләнә. Романда алман фольклорына, шулай ук мемуарлардан алынган дөрес детальләр, Идел буе алманнары язган истәлекләр һәм китаплар күп.
Алексей Учитель – Россиянең танылган продюсер режиссеры, Россиянең атказанган эшлеклесе, Россиянең халык артисты, шулай ук "Послание к человеку" документаль фильмнар кинофестивале директоры. Аның "Дневник его жены", "Прогулка", "Космос как предчувствие", "Пленный", "Край" фильмнары "Ника", Золотой орел", Мәскәү халыкара һәм Карловы Вары кинофестивалләрендә бүләкләр алды. Аның соңгы эшләре арасында - "Матильда" - рус императоры һәм балерина турындагы картина.
Чыганак: kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк