Гүзәлемә нинди гаеп такканнар
Музыкаль гаилә Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар кичә тамашачылары белән ачык очрашу оештырды. Гүзәлем бу җылы кичәдән соң булган хис-кичерешләре белән Инстаграм челтәрендә уртаклаша. Җырчы кичә бик...
Музыкаль гаилә Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар кичә тамашачылары белән ачык очрашу оештырды. Гүзәлем бу җылы кичәдән соң булган хис-кичерешләре белән Инстаграм челтәрендә уртаклаша.
Җырчы кичә бик матур очрашу булуы хакында искәртә һәм үзләре белән булган кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерә. Шулай да ул туры эфирда язылган комментарийлар арасында үзен яратмаучылар да булын хәбәр итә. Тузга язмаган комментарийлар язучыларны блокка кертүен әйтә Гүзәлем. Җырчы сүзләренә караганда, кайбер кулланучылар аларны исламны модага әйләндерүдә гаепли, яулыгын салырга куша һ.б. Мондый кара эчле кешеләргә игътибар итмәскә киңәш итә артист, «стильле киенәсегез килмәсә – сезнең ихтыярыгыз, минем исламда да буласым килә, матур киенәсем дә килә», – дип җаваплый үз чиратында Гүзәлем.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @guzelem_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк