Логотип
Хәбәрләр

Габдулла Кариев театры журналистларга яңа спектакль тәкъдим итте

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры журналистларны Владимир Илюховның Халисә Уразова тәрҗемәсендә сәхнәләштерелгә...

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры журналистларны Владимир Илюховның Халисә Уразова тәрҗемәсендә сәхнәләштерелгән “Саранлыктан дәва” исемле әкиятен тәкъдим итте.

Спектакльнең премьерасы бүген 14:00 сәгатьтә Казанның “Әкият” курчак театрында узачак.

Әкиятне яшь режиссер Эльдар Гатауллин сәхнәләштергән. “Саранлыктан дәва” - режиссерның беренче спектакле.

Әлеге сценарий “Татнефть” компаниясенең социаль проектында “Экология” номинациясе буенча “Грант” откан.

Сәхнәдәге күренеш урман белән бәйләнгән. Актерларның төрле төсләрдән тегелгән киемнәре беренче булып җәлеп итә. Урмандагы хайваннар Нәүрүз бәйрәмен каршы алырга әзерләнә: барысы да урманны җыештыра, чүп-чарлардан арына. Убырлы да инде бер ел буе тәртипле булырга мәҗбүр, чөнки Урман иясе аны комсызлыгыннан, явызлыгыннан һәм саранлыгыннан мәхрүм иткән. Убырлы ул сыйфатларын кайтарыр өчен Урман иясенең тылсымлы сандыгын урлый, әмма аны җәнлекләр ача һәм үзләренә саранлык чирен йоктыралар. Алар урманда кешеләр тарафыннан калдырган чүп-чарларны урман буенча тараталар һәм аны танымаслык хәлгә китерәләр. Әгәр дә урман җәнлекләре дуслашып, берләшеп, шушы авыруга каршы көрәшмәсәләр, Нәүрүз бәйрәме булмаска да мөмкин. Хайваннарны бу афәттән кем коткарыр? Яз үз вакытында килеп җитәрме? Балалар бу сорауларга җавапны премьерада таба алырлар.

Спектакль тәмамланганнан соң, режиссер Эльдар Гатауллин каләм әһелләренең сорауларына җавап бирде.

“Безнең бу проект үзебезгә кызыклы булды. Укылыш вакытында үзебезгә дә күп кенә сораулар бирдек. Саранлык хайваннарга караганда кешеләргә күбрәк хас сыйфат. Без шул проблеманы яхшырак күрсәтер өчен кеше хәрәкәтләрен, кеше атрибутикаларын керттек”, - дип сөйләде Эльдар Гатауллин. 

Театрның директоры Мансур Ярвиев спектакльнең тамашачыларга аз яктыртылуын әйтте.

“Без бу спектакльне алай ук яктыртмадык. Булачак премьерага да кешеләрне күп чакырмадык. Без 1 мартта яңа бинага күченергә уйлыйбыз, ә андагы беренче адымнарыбызны премьералардан башлыйсы иде”, - диде Мансур Ярмиев.

Эльдар Гатауллинның остазы Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ринат Аюпов та укучысының эшен бәяләде.

“Диплом эшеңне син зур әсәрдән башладың, анда ташламалар биреп була иде. Балалар өчен спектакль куйганда ташламалар булмый. Алар әсәргә ышанырга тиеш. Кичә әйткән хаталарыңны син бер төн һәм ярты көн эчендә төзәткәнсең. Ишетә белү – режиссерның бер сыйфаты. Төп идеяне алгы планга чыгаргансың : саранлык ул җирдә түгел, ә күңелдә була. Актерлар да сине аңлаганнар, бер бөтен булганнар”, - диде ул.

“Мин сиңа күп төзәтмәләр язып куйдым. Бу спектакль өстендә эш дәвам итәчәк. Тагын бер кат искә төшерәм - балалар белән эшләгәндә барлык мәхәббәтеңне тупларга кирәк. Беренче эшең белән котлыйм!” - диде Ринат Аюпов.

Режиссер – Эльдар Гатауллин
Рәссам – Иршат Азиханов
Композитор – Азат Хөсәенов
Балетмейстер – Нурбәк Батулла

Төп рольләрдә:

Бүре – Илназ Хәбибуллин
Куян – Рузанна Хәбибуллина
Төлке – Салават Гафиуллин
Мәче – Гөлназ Галимуллина
Убырлы карчык – Алия Фәйзрахманова
Урман иясе – Фәнис Кәлимуллин

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк