Логотип
Хәбәрләр

Габдулла Тукай да рэп укый  

Казан һәм Мәскәүнең «Бегишево» аэропортларының кем исемен йөртәчәге 30 ноябрьдә билгеле булачак. Хәзерге вакытта ВеликиеИмена.рф, «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә ачык тавыш бирү...

Казан һәм Мәскәүнең «Бегишево» аэропортларының кем исемен йөртәчәге 30 ноябрьдә билгеле булачак. Хәзерге вакытта ВеликиеИмена.рф, «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә ачык тавыш бирү бара. «Бегишево» аэропорты исеменә дәгъва итүче исемнәрнең 3 лидеры барлыкка килде: Н.Лемаев, Д.Менделеев һәм рәссам Иван Шишкин.

Казан аэропорты кем исемен йөртергә тиеш дигән сорауга Казанлыларның фикерләре шулай ук аерыла. Күпчелеге аэропортның бөек шагыйребез Г.Тукай исемен йөртергә тиешлегендә шикләнми. Халыкны тавыш бирергә өндәү максатыннан социаль челтәрләрдә төрле кызыксындыру чаралары барлыкка килә башлады. Шундыйларның берсен Yummy Music аккаунты тәкъдим итте. Видео авторлары Габдулла Тукайны рэп стилендә сынап карарга булган. «Габдулла Тукай рэп кына укымый, дөньяның төрле очкычларын да каршы ала!», – дип яза алар инстаграмдагы видео астында.

Видеоны сезгә дә тәкъдим итәбез. Тавыш бирергә онытмагыз, дуслар!

Автор: А.Галимова

Фото: Видеодан скриншот

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Габдулла Тукай рэп кына укымый, дөньяның төрле очкычларын да каршы ала! Моның өчен #великиеимена.рф сайтында Казанның һава аланына Тукай исемен сайлыйбыз! Тавышлар 30 ноябрьгә кадәр генә кабул ителә. Бу финал, калышмыйк, дуслар! Габдулла Тукай не только читает рэп, но и встречает самолеты со всего света! Выбираем новое имя казанскому аэропорту и голосуем за Тукая на сайте: #великиеимена.рф. Голоса принимаются до 30 ноября. Это уже финал, поднажмем, друзья! Видео: @malsimusic @turangataullin #тукай #казан #аэропорт #казанскийаэропорт

Публикация от Yummy Music (@yummmymusic)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк