Логотип
Хәбәрләр

"Гаилә" мәчете берьюлы ике бәйге оештыра

(Казан, 5 февраль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Казандагы “Гаилә” мәчете “Нәселебез шәҗәрәсе” һәм “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгеләрен башлап җибәрә. Бу хакта “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рө...

(Казан, 5 февраль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Казандагы “Гаилә” мәчете “Нәселебез шәҗәрәсе” һәм “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгеләрен башлап җибәрә. Бу хакта “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.

“Нәселебез шәҗәрәсе” бәйгесе

“Гаилә” мәчете һәм “Мөселманнар” газетасы оештырган ”Нәселебез шәҗәрәсе” бәйгесе шәҗәрәләр аша тарихта татар милләтенең урынын билгеләү, тарихи үзаң формалаштыруга өлеш кертү максатыннан уздырыла. Бәйге шартлары буенча, анда, бернинди чикләүләрсез, теләге булган һәркем катнаша ала. Гаилә шәҗәрәсен башкару рәвеше дә төрле булырга мөмкин. Шул исәптән – заманча технологияләрдән файдаланып эшләнелгән шәҗәрәләр дә конкурста кабул ителә.

“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин фикеренчә, шәҗәрәләрнең яшьләрне тәрбияләүдә роле зур.

“Шушы шәҗәрәләр балаларга үзен зур нәселнең бер өлеше икәнлеген күрсәтү мөмкинлеген бирә, – ди ул. – Аеруча үсмерлек чорында мөһим бу. Яшьләр үткәннәрен өйрәнсеннәр һәм белсеннәр өчен бу бәйгене башлап җибәрдек. Туганлык белән шәҗәрә бик нык бәйләнгән".

Аның фикеренчә, татар кешесе үзенең нәсел шәҗәрәсен белергә тиеш. Бәйге шуның өчен оештырылган да инде.

“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Һәр гаиләнең зур әһәмияткә ия булган үз тарихы, мирасы бар. ”Нәселебез шәҗәрәсе” конкурсына багышлап түгәрәк өстәлләр оештырдык. Килүчеләрнең күпләре әби-бабаларыннан башка бүтән туганнарын белми. Бу очракта безгә музей һәм архивлар ярдәм итә. Алар аша мөрәҗәгать иткән кешеләрнең нәсел тамырларын таба алабыз. Җиде буын туганын белмәгән кешеләр дә бу бәйгедә катнашырга мөмкин”, – ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Жюри составында Татарстанның танылган галимнәре, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре булачак. Жюри рәисе – тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев.

Эшләрне кабул итү тәртибе түбәндәгечә: Гаилә шәҗәрәсе А4 форматында; нәсел турында бер битлек инша (сочинение) (14нче шрифт, интервал-1, А4 форматында); өстәмә материал-шәхеснең фотосурәте; материалны әзерләүче турында белешмә. Шәҗәрәне кәгазьдә яисә электрон вариантта gailya.mechet@gmail.com электрон почтага юлларга мөмкин.

Бәйге 30 апрельгә кадәр дәвам итә. Нәтиҗәләр ясауны 9 майда уздырырга ниятлиләр. Җиңү яулаган авторларга Мактау грамотасы тапшырылачак. Яхшы дип табылган эшләргә газета битләрендә басылу хокукы бирелә, шәҗәрәләрдән мәчеттә күргәзмә оештырылачак. Барлык материаллар мәчет сайтында урнаштырыла, катнашучыларга сертификат тапшырыла.

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе

Әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе 21 нче тапкыр үткәрелә.

“Балалар яшьтән үк динебезне белеп үссеннәр иде. Безнең изге ниятебез халкыбызның үсеп килүче күркәм варисларын тәрбияләү. Әгәр балаларыбызны Раббыбызны, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Саллә-ллаһу галәйһи үә сәлләмне танытып тәрбияләсәк, киләчәгебез ышанычлы булыр ”, – диде Рөстәм хәзрәт.

Конкурсны “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды, “Гаилә” мәчете һәм Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе оештыра.

Быел да сораулар яшь аерымлыкларын исәпкә алып төзелгән. 2018 елгы конкурс сораулары “Мөселманнар” газетының 2 нче санында бастырылган.

“2018 ел – Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗани елы буларак игълан ителде. Бөек шәхес, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗаниның иҗатына багышланган сораулар күп булачак ”, – дип билгеләп узды Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Бәйге 31 март көнне сәгать 9.00 “Гаилә” мәчетендә узачак.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк