Логотип
Хәбәрләр

«Гаилә» мәчете васыятьләр язу буенча беренче бәйге оештыра

«Гаилә» мәчете «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» исемле бәйге оештыра. Бу хакта мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин бәйгегә багышланган матбугат конференциясендә әйтте. «Васыятьләр язу...

«Гаилә» мәчете «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» исемле бәйге оештыра. Бу хакта мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин бәйгегә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

«Васыятьләр язу буенча бу беренче уздырыла торган бәйге. Хәзер кешеләр аны нәрсә икәнен дә онытты, ничек язасын белмиләр. Шуңа күрә без бу рухи мирасыбызны яңартырга уйладык. Дөресен генә әйткәндә, һәр кеше васыятьне, яшенә карамыйча, яза белергә тиеш,» – диде «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин.

Татарстан һәм Россия төбәкләрендә яшәүче һәрбер теләгән кеше бәйгедә катнаша ала. Бәйге ТР архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР министрлар кабинетының ГХАТ (ЗАГС) идарәсе, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе, «Мөселманнар» газетасы белән берлектә уздырыла.

Бәйге өч этапта үтә:
1 этап – конкурс эшләрен җыю (2018 елның 26 декабреннән - 2019 елның 21 гыйнварена кадәр);
2 этап – конкурс эшләрен жюри тарафыннан бәяләү (21 гыйнвар, 2019 ел);
3 этап – йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү (26 гыйнвар, 2019 ел).

Бәйгегә эшләр шигъри, чәчмә, публицистик язмалар номинацияләрендә кабул ителә.

Комиссия әгъзалары һәр номинациядә 1,2,3 урыннарны билгеләячәк. Төп җиңүчеләрдән тыш катнашучыларга өстәмә махсус бүләкләр тапшыру да каралган.

Фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк